Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Зөлфия Нәҗметдинованы 55 яшьлек юбилее белән Яңа Бүләк мәктәбе хезмәт коллективы котлый!

01 апреля 2020, 11:30

559

0

0

Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Яңа Бүләк мәктәбе хезмәт коллективы татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Гадән кызы Нәҗметдинованы 55 яшьлек юбилее белән ихластан котлый.
Хөрмәтле Зөлфия Гадәновна! Бар кешене дә шатландырып ел да туган көннәр килеп тора. Ә бүгенгесе бигрәк тә куанычлы. Хезмәт баскычының югарысына менгәне, уңышларга куана торганы. Сез ничәмә-ничә еллар мәгариф өлкәсендә гадел, намуслы эш башкарасыз. Мәктәбебездә озак еллар эшләү дәверендә хезмәттәшләрегез арасында тирән ихтирам һәм хөрмәт казандыгыз. Балалар өчен дә Сез таләпчән укытучы гына түгел, алар күңелен якыннан аңлаучы тугры дус та. 
Гаиләгез дә матур, йортыгыз кунакчыл. Күзләрне иркәләгән бу соклангыч тормыш юлы артында күпме акыл зирәклеге, кул тырышлыгы, сабырлык, уңганлык ята. Киләчәктә дә сау-сәламәт булып, бәрәкәттә, муллыкта гомер итәргә язсын. Йөзегездә бәхет чаткылары сүнмәсен, уй-хыялларыгыз матур, туар таңнарыгыз тыныч булсын. Тормыш иптәшегез, балалар һәм оныклар бәхетенә төренеп яшәргә язсын сезгә. 

Бу юбилей әле тик бер баскыч
Биеклеккә барган юлларда. 
Сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар 
Юлдаш булсын бик күп елларга!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X