Якты юл
  • Рус Тат
  • Зөлфия Муллахмәтованы 80 яшьлек юбилее белән туганнары котлый!

    --, 7 октябрь 2018 - 08:10
    267
    0
    0

    Кече Шилнә авылында гомер итүче якын һәм бик кадерле туганыбыз Зөлфия Шакир кызы Муллахмәтова 7 октябрьдә үзенең күркәм бәйрәмен – 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
    Кадерлебез! Сине ихлас күңелдән гомер бәйрәмең белән тәбриклибез. 
    Син ачык йөзле, киң күңелле, ярдәмчел зат, Таһир абыйга ышанычлы тормыш иптәше. Гомерең буе шәфкать туташы булып эшләдең, халыкка медицина хезмәте күрсәттең. Кешеләр ихтирамын да яуладың, балаларыңның хөрмәтен дә күреп яшәү насыйп булды сиңа. 
    Син әле безгә киң күңеле җиңгәй дә. Кайчан килеп керсәң дә, өстәлең тулы татлы ризык, чәең кайнар, күңелең җылылык белән тулган. Тиккә генә сиңа Таһир абый да яратып Зөмәрә дип дәшми, чын исемең Зөлфия булса да. 
    Без сиңа киләчәктә тыныч картлык, гаилә иминлеге, балалар игелеген күреп, Таһир абый белән озын-озак гомер итүеңне телибез. 

    Ак бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
    Көннәреңне шатлык бизәсен.
    Сәламәтлек үзе бәхет бит ул,
     Ходай шуннан мәхрүм итмәсен.
    Уйлама әле картаям дип, 
    Шат-көләч бул, сүнмә, сүрелмә.
    Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,
    Урыннарың булсын гел түрдә.

    Сине яратып, Казан шәһәрендә яшәүче туганнарың Рәкига Муллахмәтова, Алмаз гаиләсе, Алсу Бикчәнтәева гаиләсе. 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: