Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Зөлфия Латыйпованы туган көне белән Теләнче Тамак интернат мәктәбе коллективы котлый!

19 августа 2020, 10:50

450

0

0

Теләнче Тамак интернат мәктәбендә озак еллар тәрбияче ярдәмчесе булып эшләүче Зөлфия Рәфкать кызы Латыйпованы матур юбилее белән ихластан котлыйбыз. 

Интернат мәктәп – баланың өен алыштыра торган белем һәм тәрбия бирү учреждениесе. Шушында озак еллар тәрбияче ярдәмчесе булып эшләүче хезмәттәшебез Зөлфия Рәфкать кызы балаларга икенче әниләре сыман. Балалар яратучы, миһербанлы-шәфкатьле, ярдәмчел Зөлфияне балалар да ярата. Үз эшен намус белән башкаручы хезмәткәребезгә эшендә уңышлар, гаилә бәхете телибез. Зөлфия белән Айдар үрнәк гаилә кордылар һәм бер ул белән бер кыз бала тәрбияләп үстерделәр. Зөлфия – каенанасына яхшы килен булуы белән дә башкаларга үрнәк. 
Зөлфия Рәфкать кызы Латыйпованы 50 яшьлек алтын юбилее белән чын күңелдән котлап бәхетле озын гомер, саулык-сәламәтлек тигезлектә, балалар игелеген күреп яшәүләрен телибез.

Юбилеегыз белән котлыйк әле,
Бүләк итик алсу гөлләрне.
Телик әле сезгә, якын итеп,
Киләчәктә матур көннәрне. 
Гел елмаеп, көлеп яшәгез,
Беркайчан да кайгы килмәсен.
Йөзегездә һәрчак кояш нуры
Балкып торсын, һич тә сүнмәсен.

Теләнче Тамак интернат мәктәбе коллективы, профсоюз комитеты. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X