Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Зөлфия Исламованы 65 яшьлек юбилее белән Түбән Суыксу урта мәктәбе коллективы котлый!

30 ноября 2018, 09:10

551

0

0

Район мәгариф идарәсе, профсоюз комитеты, Түбән Суыксу урта мәктәбе коллективы мәктәптә озак еллар немец теленнән белем биргән ветеран укытучы Зөлфия Нурлиман кызы Исламованы 65 яшьлек юбилее белән котлый.
Хөрмәтле Зөлфия Нурлимановна! Гомер бәйрәмегез көнеңдә Сезгә иң изге, иң якты, иң матур теләкләребезне генә юллыйбыз. Сез бөтен көчегезне, белемегезне, йөрәк егәрен, тырышлыгыгызны авыр, әмма игелекле хезмәткә – балалар укытуга багышладыгыз. Һәрчак ачык күңелле, тынгысыз йөрәкле, сабыр холыклы, бала җанлы сез. Күпьеллык тырыш, намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт. Юбилеегыз белән котлап, сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларыгызның һәм оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, тормыш иптәшегез белән тигезлектә, бәхетле озын гомер кичерүегезне теләп калабыз. Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, аяз булсын, зәңгәр күкләр күңелегезне яктыртып торсын. Якыннарыгызны куандырып, күңелләргә ямь өстәп, үзегезнең барлыгыгыз белән һәркемне сөендереп, озак еллар яшәгез әле. 

Киләчәктә матур язлар көтсен,
Якты булсын туар таңыгыз.
Сез бик тырыш һәм дә игелекле,
Һәрчак шулай булып калыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев