Якты юл
  • Рус Тат
  • Зәкия Зарипованы 85 яшьлек юбилее белән гаиләче котлый!

    --, 26 декабрь 2018 - 09:45
    311
    0
    0

    Бордыбаш авылында туып-үскән, бүгенге көндә Мусабай-Завод авылында гомер итүче Зәкия Нурмөхәммәт кызы Зарипованы 85 яшьлек юбилее белән котлап, иң матур теләкләребезне юллыйбыз.
    Сабыр йөрәкле, изге күңелле әниебез, әбиебез! Син – безнең өчен иң якын, иң кадерле кеше. Гомер буе зур җаваплылык сорый торган эштә эшләдең. Әтиебез белән, без – балаларыңны, ике кызыңны, туры юлдан атларга өйрәттең, хәзер дә зирәк, акыллы киңәшләреңне биреп яшисең. Көн-таң атса, синең барлыгыңа куанабыз, әни, дип эндәшә алуыбыз белән чиксез бәхетле без. Бүгенге көндә син безгә ышаныч та, терәк тә, әти дә, әни дә. Шушы яшеңә җитеп, авыр мизгелләр кичереп тә, бер генә дә зарлануны, уфтануны белмисең. Җиңең сызганулы, адымнарың ашкынулы. Син пешергән ризыклар, син ясаган чәйләр тәмле дә, бәрәкәтле дә. Оныкларыңа әби тәмен, әби тәрбиясен биргәнең, безне үз канатың астында җылытканың өчен мең-мең рәхмәт сиңа, әниебез. Киләчәктә дә саулыкка тиенеп, имин таңнар каршыларга насыйп булсын. 

    Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,
    Белдерәбез туган көнеңдә,
    Үстердең син безне, Кеше итеп,
    Олы рәхмәт барысы өчен дә.

    Иң изге теләкләр белән кызларың, кияүләрең, оныкларың.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: