Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Зинаида Маслованы 90 яшьлек юбилее белән сеңелесе Тамара Кузьмина котлый!

25 сентября 2020, 09:00

534

0

0

Зинаида Маслованы 90 яшьлек юбилее белән сеңелесе Тамара Кузьмина котлый!

Борды авылында туып-үскән, бүген дә шунда гомер кичерүче Зинаида Егоровна Маслованың 25 сентябрьдә 90 яшьлек юбилее. 

Кадерлебез! Сине күркәм бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Түти, тугызынчы дистәңне тутырганда да балаларың, оныкларың, туганнарың, без сеңелләрең, кода-кодачаларың, күршеләрең белән күңел матурлыгыңны бүлешеп яшисең. Сугыш елларын кичкән, аннан соңгы авыр чорларны үткән, күпне күргән буын вәкиле син. Әти-әнинең баш баласы булып, безне тәрбияләгәндә аларның олы ярдәмчеләре булып үскәнсең. Тормыш корып, Степан җизни белән бик матур итеп гомер кичердегез. 54 ел бергә яшәп, өч малай, бер кыз үстердегез. Балаларыгыз үзләре күптән әби-бабайлар инде, хезмәтне яратып, кешеләрне хөрмәт итеп яши беләләр. Беркайчан тормыштан зарланмадың, булганына шөкер иттең. Бүген син авылда гына түгел, районда хөрмәтле кеше, тыл ветераны. 
Түти, тагын күп еллар шулай барчабызга кирәк булып, балалар игелеге күреп, киләчәктә дә матур гомер кичер. Ходай сине саулыктан аермасын, тормышың куанычлардан гына торсын.

Ярый әле, түти, син бар
Нихәл, туганым, дип дәшәргә.
Озак күрешмәсәк, хәлләр белешмәсәк, 
Йөрәк әрни, белмим нишләргә.
Күңелләргә җылы бирә
Нурлы йөзең, тәмле сүзләрең.
90 гына түгел, 100гә кадәр
Типсен әле, типсен йөрәгең.

Сине яратып, барлык якыннарың исеменнән сеңелең Тамара Кузьмина.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев