Якты юл
  • Рус Тат
  • Зилә Низамованы 55 яшьлек юбилее белән Түбән Суыксу урта мәктәбе хезмәт коллективы котлый!

    --, 29 май 2020 - 09:10
    122
    0
    0

    Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Түбән Суыксу урта мәктәбе хезмәт коллективы татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зилә Мирзаһит кызы Низамованы 55 яшьлек юбилее белән котлый. 

    Хөрмәтле Зилә Мирзаһитовна! Сезнең гомер намуслы хезмәттә үтә. Сез мәктәбебезгә килгән көннән бирле сайлаган кыйблагызга, һөнәрегезгә тугры булып хезмәт куясыз. Үз һөнәрегезне яратып, намуслы башкарасыз, балаларны ихлас яратасыз, шуңа күрә алар арасында да ихтирам яуладыгыз, коллективта, авылда да абруегыз зурдан. Сездәйләр турында чын укытучы ул диләр һәм бу хак сүзләр. Сабырлык, күркәм холык, тирән белем, коллегаларыгыз, ата-аналар, укучылар белән уртак тел таба, бала күңелен, аның самими дөньясын аңлый белү сәләте – болар барысы да сезне бизәүче сыйфатлар.
    Зилә Мирзаһитовна, юбилеегыз котлы, мөбарәк булсын. Моннан соңгы гомер юлыгызда да бәхетле әни, абруйлы укытучы булып, һәр туган көнгә куанып, бәхеттә, муллыкта яшәгез. Якыннарыгыз, туганнарыгыз һәм дусларыгызның кадер-хөрмәтен тоеп, озын гомер итегез. Алга таба да белем-тәрбия бирүдә армый-талмый, бергә-бергә эшләргә язсын.

    Һәрчак шулай яшьлек дәрте Сездә
    Янып торсын җәйге учактай.
    Саулык, байлык, күп шатлыклар
    Чиксез булсын язгы офыктай. 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: