Якты юл
  • Рус Тат
  • Зөфәр һәм Рауза Кәлимуллиннарны алтын туйлары белән балалары котлый!

    --, 11 сентябрь 2019 - 09:55
    79
    0
    1

    Калмаш авылында яшәүче кадерле кешеләребез – әти-әниебез, әби-бабабыз Зөфәр Хөсәен улы һәм Рауза Гайнан кызы Кәлимуллиннарның гаилә коруларына 50 ел. Аларны шушы олы бәйрәмнәре белән чын йөрәгебездән тәбрик итәбез, иң изге теләкләребезне юллыйбыз.
    Газизләребез! Сез икегез дә гомер буе шушы җирлектә хезмәт куйгансыз. Кавышугыз да совхозда хезмәт юлыгызны башлаган елларга туры килә. Без өч балагызга гомер биреп, укытып, олы тормыш юлына чыгардыгыз, кешелекле булырга, намус белән яшәргә өйрәттегез. Әтиебез авыл хуҗалыгында 43 ел механизатор булып эшләде, әниебез 40 ел сыер сауды. Исемнәре мактаулылар рәтеннән төшмәде. 
    Кадерлеләребез, гомер юлыгызда шатлыклар да, борчулар да җитәрлек булгандыр. Сез аларны, иңне-иңгә куеп, бергә күтәргәнсез, бергә үткәнсез. Гомер буе бер-берегезне ихтирам итеп, һәрвакыт юл куеп, авыр мизгелләрдә бер-берегезгә терәк, кирәк булып, кайгысын да, сөенечен дә уртаклашып, бер-берегезне ярты сүздән аңлап искиткеч матур гомер кичерәсез. Яшәү рәвешегез – безгә матур өлге. Һәрберебезнең шатлык-хәсрәтен сыйдырырлык олы йөрәгегез, һәммәбезгә бүлеп бирерлек җан җылыгыз, сабыр канатларыгыз белән безне дә ышыклап яшәвегез өчен рәхмәт сезгә.
    Тормышыбыз маягы, безгә яшәеш чыганагы булып озак гомер кичерсәгез иде. Алга таба да исәнлек-саулык, җан тынычлыгы гомер юлдашларыгыз булсын. Иминлектә, тигезлек белән, хәсрәтсез гомер кичерергә насыйп итсен. 

    Мәңге-мәңге шулай тәрәзләрдә
    Балкып торса иде утыбыз.
    Һәрчак безне каршы алса иде
    Әти-әни, җылы йортыбыз.

    Сезне яратып, балаларыгыз Рузилә-Илдар, Рөстәм-Резедә, Илдар-Илсөя, оныкларыгыз Илнар-Лиана, Айдар, Гүзәл, Камил, оныкчыгыгыз Тимур.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: