Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Зарифьян Камиляновны 65 яшьлек юбилее белән туганнары котлый!

19 июня 2020, 11:40

467

0

0

Боерган авылында яшәүче кадерле кешебез Зарифьян Мәхмүт улы Камиляновны 65 яшьлек юбилее белән чын йөрәктән тәбрик итәбез, иң матур теләкләрне җиткерәбез.

Кадерле, газиз кешебез безнең! Шундый кешелекле, кече күңелле ныклы терәгең, һәрвакыт ярдәмгә килүче әтиең һәм ышанычлы тормыш юлдашың булу белән ничек горурланмыйсың?! Безне һәрдаим аталарча кайгыртуың өчен чиксез рәхмәт сиңа. Син – безнең олы терәк, таянычыбыз. Синдәй әти булу – олы бәхет һәм горурлык ул. Гаиләбезнең генә түгел, авыл җирлегендә яшәүчеләрнең дә олы таянычы син. Утыз ел гомереңне аларның тормыш-яшәешен кайгыртуга багышладың. Хезмәтең дә гаять авыр, катлаулы, җаваплы, үз эшеңне яратып, намус белән башкарасың. Кешелекле, мәрхәмәтле, ярдәмчел булганың өчен хөрмәт итәләр үзеңне. 
Бүгенге бәхетле көннәр әле озак дәвам итсен. Әниебез белән бер-берегезгә терәк булып, бәхеттә, шатлыкта, тигезлектә, иминлектә, саулыкта-сәламәтлектә озын-озак гомер итәргә насыйп булсын.

Безнең өчен мәңге кадерле син,
Бик тә якын, бик тә кирәкле.
Якты караш, җылы сүздән башка
Таба алмыйбыз олы бүләкне.
Әти, гомереңдә һәрчак
Безгә үрнәк булып яшәдең.
Безнең өчен олы бәхет бит ул
Сәламәт һәм имин яшәвең.

Сине яратып, тормыш иптәшең Илгизә, балаларың Илзирә-Рәмзил, Рәилә-Альберт, оныкларың Ралина, Зилия, Салават, Хафиз, Хәлил. Бу теләкләргә әбиең белән бабаң да кушыла. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев