Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Закиров Фәһим Файзрахман улына 24 ноябрьдә 60 яшь тулды!

25 ноября 2022, 14:28

362

0

0

Иске Дөреш авылында туып-үскән  яраткан әтиебез, бабабыз Закиров Фәһим Файзрахман улына 24 ноябрьдә 60 яшь тулды.

Кадерлебез! Сине 60 яшьлек юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Син Әти- безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле яраткан кешебез.Таянычыбыз һәм киңәшчебез. Барысы өчен дә мең-мең рәхмәтләр сиңа.

Газиз кешебез, сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме , алдагы гомер елларында тормыш юлыңны иминлектә, сау-сәламәт, бәхеттә, шатлыкта уздырырга язсын. Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның кардәш-туганнарыңның шәфкатьллелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, әниебез Резидә белән тигезлектә, бәхетле озын гомер кичерергә язсын. Аллаһы Тәгалә бүләк иткән гомереңнең һәр мизгеле шатлык-куанычлардан гына торса иде.

Ихлас йөрәктән тыныч, мтур көннәр теләп, балаларың Ильнар-Гөлназ, Ильвир-Рәмилә, оныкларың Зәлия, Азалия, Камиль, Риналь, Азалина, Булат, теләкләргә әниең Рәсимә, тормыш иптәшең Резидә дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X