Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Заһидә Нәбиуллинаны туган көне белән редакция коллективы котлый!

26 июня 2019, 10:10

705

0

0

Шушы көннәрдә Күзкәй авылында яшәүче каләмдәшебез, ветеран журналистыбыз Заһидә Мотыйгулла кызы Нәбиуллина үзенең гомер бәйрәмен – туган көнен билгеләп үтте. Без редакция коллективы исеменнән аны чын күңелебездән тәбрик итәбез, иң изге теләкләребезне юллыйбыз!
Заһидә Мотыйгулловна җаны-тәне белән район газетасына бирелгән кеше. Бар гомерен шушы басманы чыгаруга багышлаган, районның һәр авылын биш бармагыдай белгән мөхтәрәм журналист, матбугат ветераны. Шуның өстенә, ул бүгенге коллективыбызның алыштыргысыз ярдәмчесе, киңәшчесе, ышанычлы дусты. Бик кыен вакытларда аңа мөрәҗәгать итәбез, Заһидә апабыз бар бит дип сөенәбез. Рәхмәт сиңа, Заһидә Мотыйгулловна, безгә шулай эчкерсез ярдәм иткәнең, бар күңелеңне биреп эшләгәнең өчен. Тутыкмас каләмең әле озак еллар шулай газета укучыларны сөендереп торсын. 
Заһидә апа! Иң мөһиме – сиңа сәламәтлек телибез. Һәрвакыт шулай көр күңелле, ачык йөзле булып кал. Син бик көчле шәхес, тормыш мәшәкатьләренә бирешмичә, кыенлыкларга баш бирмичә, киләчәктә дә балаларыңның, туганнарыңның, якыннарыңның акыллы һәм төпле киңәшчесе, терәге булып озын гомер кичер. Балаларың, оныкларың, оныкчыкларың сиңа бары тик бәхетләр генә китерсен, аларның игелеген күреп яшәргә язсын. Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын, Заһидә апа!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X