Якты юл
  • Рус Тат
  • «Ярыш» авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәт коллективы Заһидә Нәбиуллинаны 80 яшьлек юбилее белән котлый!

    --, 23 июнь 2018 - 10:00
    634
    0
    0

    Күзкәй авылында гомер итүче Заһидә Мотыйгулла кызы Нәбиуллинаны күркәм бәйрәме – 80 яшь тулган көне белән чын йөрәгебездән тәбрик итәбез. 

    Хөрмәтле Заһидә Мотыйгулловна! Сездәге ихтыяр көченә, сабырлыкка, рух күтәренкелегенә сокланырлык. Сез изге күңелле, ярдәмчел кеше. Яхшылыгыгыз белән халык күңелен яуладыгыз, гомер буе җаваплы хезмәт башкардыгыз, эшегездән тәм таптыгыз. Сезнең узган гомер юлыгыз һәркемгә үрнәк булырлык. 
    Азга да шөкер итеп яши белгәнгәме, гомер елларыгыз шатлык-куанычларга бай, узган юлларыгыз үкенүләрсез һәм якты, киңәшләрегез зирәк. Бүген дә сокланырлык матур гомер итәсез. 
    Авылыбыз, хуҗалыгыбыз өчен һәрвакыт җан атып яшисез. Инде сиксәнгә җиттем дип тормыйсыз, әле бүген дә кырлардан репортажлар ясарга да вакыт табасыз, ындыр табагына да барасыз, терлекчелек тармагы турында язарга да өлгерәсез. Барысы өчен дә рәхмәт Сезгә! Картаюны белмәс күңелегез киләчәктә дә шулай яшь калсын, уртак хезмәттәшлек алга таба да дәвам итсен дип телибез. 
    Хөрмәтлебез! Күркәм юбилеегыз уңаеннан Сезгә бәхетле озын гомер, җан тынычлыгы, саулык-сәламәтлек телибез. Юбилеегыз котлы, бәйрәмегез мөбарәк булсын! Балаларыгыз, якыннарыгыз исән-сау булып, бәхетле картлыкта гомер кичерергә язсын.

    Хөрмәт белән «Ярыш» авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәт коллективы исеменнән җитәкчесе Рәсим Шәйхаттаров.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: