Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Яраткан әтиебез һәм сөекле дәү әтиебез Ришат Сәхәбетдин улы Хатыйповны 60 яшьлек күркәм юбилее белән ихлас йөрәктән тәбрик итәбез!

01 ноября 2021, 08:55

1851

0

0

Әлки районы Иске Камка авылында туып-үскән, бүген Бәтке авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, яраткан әтиебез һәм сөекле дәү әтиебез Ришат Сәхәбетдин улы Хатыйповны 60 яшьлек күркәм юбилее белән ихлас йөрәктән тәбрик итәбез.

Бердәнберебез! Күпне кичергән йөрәгең, армый хезмәт куйган тырыш, уңган кулларың бүген дә яшь егетләрнекедәй дәрманлы. Син җаның-тәнең белән эшкә бирелгән кеше, хезмәтеңне яратып, җиренә җиткереп, намус белән башкарасың. Төпле, ныклы кыйблалы, кешелекле, гаять ярдәмчел булганың өчен бар да хөрмәт итә үзеңне.

Гаиләдә ышанычлы ир, ныклы таяныч, үрнәк әти, өзелеп яратучы дәү әти һәм шәфкатьле туган да син. Кайчан кайтсак та йорт-җиребез нурлы, кичен тәрәзәләрдә ут балкый. Синең бер акыллы сүзеңне, киңәшеңне ишетергә мең чакрымнар узарлык сабырлыгыбыз бар. Бездәге бу сыйфатлар да – әни белән синең тәрбия җимеше. Безнең шатлык-борчуларыбызны үз йөрәгең аша үткәреп, киңәш-табыш итеп, ярдәм итеп торганың өчен мең рәхмәтләр сиңа, кадерлебез. Янәшәбездә синдәй әти булу белән без чиксез бәхетле.

Газизебез! Сиңа киләчәктә дә егетләр җитезлеге, ир-атлар сабырлыгы телибез. Озак яшә, сәламәт бул, синең яшәвең безгә һава кебек, җир-су кебек кирәк. Алдагы көннәрегездә дә әниебез белән гөрләшеп гомер итәргә, балалар игелеге күреп, оныкларга куанып, җан тынычлыгы белән, тигезлектә бәхетле озын гомер кичерергә насыйп булсын. Сиңа ныклы сәламәтлек, кайгысыз имин көннәр, кояштай озын гомер, бәрәкәтле тормыш телибез.

Иң кадерле, якын кешебез,

Рәхмәтебез барсын җыр булып.

Туган өйнең ачык ишегеннән

Бәхет керсен бары ургылып.

Матур итеп яшисең син җирдә,

Үрнәк бит син безгә һәр эштә.

Озын гомер сиңа теләгәндә

Амин диеп торсын фәрештә.

Сине чиксез яратып, иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Рамилә, кызың Гөлгенә, киявең Артур, улың Инсаф, киленең Алия, оныкларың Камилә, Айгөл, Сафия.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X