Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Яхина Рузилә Әнвәр кызын гомер бәйрәме – 45 яшь тулган көне белән чиксез тәбрик итә. 

16 июля 2021, 09:32

579

0

1

Теләнче Тамак урта мәктәбе коллективы тарих укытучысы Яхина Рузилә Әнвәр кызын гомер бәйрәме – 45 яшь тулган көне белән чиксез тәбрик итә.
Хөрмәтле Рузилә Әнвәровна! Юбилеегыз белән котлап, күңелебез түрендә йөрткән иң җылы хисләребезне җиткерәбез. Сез лаеклы яшь алмаш үстерү өчен белемегезне, көчегезне, йөрәк егәрегезне, саулыгыгызны да кызганмадыгыз. Үз эшегезнең чын остасы булдыгыз. Сез бүгенге көндә дә киңәшче, булышчы, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер торучы, мәрхәмәтле кешебез. Без сезгә чын күңелдән: «Сез иң гүзәл кеше икәнсез!», – дибез. 
Туган көнегез белән котлап, күңелегезгә каеннар аклыгы, тәнегезгә имәннәр ныклыгы телибез. Баш очыгызда тыныч зәңгәр күк йөзе балкысын. Кайгы-хәсрәт әйләнеп үтсен. Иминлек, җан тынычлыгы юлдаш булсын үзегезгә. Алга таба да бәхеттә, шатлыкта, ике улыгызның игелеген күреп, уңышларына куанып, айдан – нур, кояштан – җылылык, чишмәләрдән – илһам алып, озак яшәргә язсын.
Йөзләрегез яз кызыдай матур, күңелләрегез күтәренке, җаннарыгыз тыныч, киләчәк көннәрегез имин, бәрәкәтле булсын.  

 

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев