Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Яңа поселогыннан Рәвис Шәйхетдиновны юбилее белән гаиләсе котлый!

13 июля 2018, 10:50

1264

0

0

Актаныш районы Олы Имән авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Яңа поселогында яшәүче кадерле әтиебез Рәвис Мирдәриф улы Шәйхетдиновны 60 яшьлек күркәм юбилее белән ихлас котлыйбыз. 

Кадерле әтиебез! Син безнең өчен һәрчак киң күңелле, кайгыртучан, ныклы терәк, таянычыбыз булдың. Пар канат астында безне яратып һәм кадерләп үстереп, үз юлыбызны табарга булышканың, әтиләргә генә хас йөрәк җылысы белән кайгыртып, тырыш һәм гадел булырга, хезмәт сөяргә үз үрнәгеңдә өйрәткәнең өчен мең рәхмәт сиңа. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер ул. Син кешеләргә, авылдашларга, дусларга, туганнарга ярдәмчел, кешелекле, мәрхәмәтле, шуңа күрә күпләр хөрмәт итә үзеңне. Оныкларыңа да ягымлы, кайгыртучан дәү әти син. Хезмәтең гаять авыр, катлаулы. Син сайлаган һөнәреңә тугры булып, 43 ел руль артында күпме чакрымнар үткәнсең, ләкин зарлану-уфтануны белмисең. 
Киләчәктә дә өебез һәрчак ямьле, ризыклы булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә терәк, ышаныч булып, сәламәтлектә озын-озак гомер итегез. Алдагы көннәрегездә дә безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде. Барысы өчен дә мең-мең рәхмәт сиңа. 

Әткәйле йорт – нигезле йорт,
Төзек, ипле, маллы йорт.
Әткәйле йорт – кунакчыл йорт,
Бишекле йорт, муллы йорт.
Өйгә кайтулары рәхәт
Йортта әткәй булганда.
Горурланып яшибез без
Ныклы иңсә торганда.

Иң изге теләкләр белән әниебез Гөлсинә, балаларың Гөлназ-Рөстәм, Ренат-Гөлназ, оныкларың Рамил, Наилә, Камил, Кәрим.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев