Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Яңа поселогыннан Илһамия Шәйдуллина 70 яшьлеге белән гаиләсе котлый!

10 августа 2018, 11:00

947

0

0

Мөслим районы Баек авылында туып-үскән, бүгенге көндә Яңа поселогында яшәүче яраткан тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез Илһамия Гиндулла кызы Шәйдуллина 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Кадерлебез! Киң күңелле, олы җанлы, дөньядагы иң газиз кешебез син безнең! Шушы матур бәйрәмең белән котлап, сиңа иң изге, иң ихлас теләкләребезне юллыйбыз. 
Синең киң күңелеңә дөнья матурлыгы, тормыш нуры, яшәү гаме сыйган. Бүгенге көндә син туган йортыбызның учагын сүндерми яшисең. Кайчан кайтып керсәк тә, һәммәбезне якты йөз, җылы сүз, мул табын белән каршы аласың. Җылы, нурлы оябызда әтиебез белән дүрт ул, бер кыз тәрбияләп үстердегез. Җил-яңгыр тидермәдегез, кеше итеп, олы тормыш юлына озаттыгыз. Нәсел җебен дәвам итүчеләрегез – оныкларыгыз, оныкчыгыгыз бар. Барысы өчен дә зур рәхмәт сиңа, әниебез. Уңган, алтын кулларың белән нинди генә тәм-томнар пешермисең. Чын татар хатыны, изге, мәрхәмәтле әни, әтиебезгә тугры гомер юлдашы син, әнкәй. 
Алга таба да әтиебез белән тигез канат булып, безнең өчен җан атып, безнең уңышларга куанып яшәгез. Сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, иминлектә, шатлык белән гомер итәргә язсын. Алга таба да елларга баш бирмәс, тормыш сөючән, якыннарыңа кирәк һәм терәк булып яшәвеңне телибез. 

Гел кояшлы, киң һәм якты булсын,
Синең узар гомер юлларың.
Алда сине якты өмет булып,
Бәхет көтсен, сузып кулларын.

Сине яратып улларың Илшат, Рузил, Илүс, Рәзил, кызың Илсөяр, киленнәрең Ләлә, Алена, Наталья, Екатерина, киявең Илдар, 17 оныгың, 1 оныкчыгың. Теләкләребезгә әтиебез Рәшит тә кушыла. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев