Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Яңа поселогыннан Флорис Миңнеислам улы Миңнегалиевны 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

13 июля 2018, 11:20

1095

0

1

Яңа поселогында яшәүче тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз Флорис Миңнеислам улы Миңнегалиевның бүген күркәм бәйрәме – 60 яшь тулган көне. Без аны ихлас күңелдән шушы матур юбилее белән котлыйбыз.

Кадерлебез! Син тормышыбызга ямь биреп, гаиләңне, балаларыңны, туганнарыңны, якыннарыңны куандырып яшисең. Ышанычлы гаилә башлыгы, олы терәгебез, яклаучыбыз син безнең. Гаиләдә генә түгел, гомер буе хезмәт иткән урыныңда – «Гигант» хуҗалыгында, поселогыбызда, районда да хөрмәтең зур. Хезмәтеңнең олы нәтиҗәсе – син бүген Татарстан Республикасының атказанган механизаторы. Алдынгы урыннар өчен бирелгән мактау грамоталарың, рәхмәт хатларың чиксез. 
Аллага шөкер, балаларны да әниебез белән бергәләп эш сөючән, максатчан, мәрхәмәтле итеп үстердегез. Бүген оныклар бабай дип өзелеп торалар. 
Олы бәйрәмеңдә сиңа тән сихәте, озын гомер, бүгенгедәй зирәк акыл телибез. Әниебез белән тигезлектә, муллыкта, гөрләшеп, тату, матур гомер кичерегез. Гел шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле бул. Балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, сәламәтлектә яшәргә насыйп булсын. Без сине бик тә яратабыз!

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Нәзилә, улың Венер, кызың Инзилә, киленең Айгөл, киявең Рәфис, оныклар Вагыйз, Гүзәл, Данир. 

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев