Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Яңа поселогы мәктәбе коллективы Разыя Гайнетдин кызы Хәйруллинаны юбилее белән котлый!

04 июля 2018, 10:05

796

0

0

Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Яңа поселогы мәктәбе хезмәт коллективы ветеран укытучы Разыя Гайнетдин кызы Хәйруллинаны 75 яшьлек күркәм юбилее белән чын күңелдән тәбрик итә.
Хөрмәтле Разыя Гайнетдиновна! Сез намуслы хезмәт белән матур тормыш юлы үткәнсез. Гомерегез буе башлангыч сыйныфларда балалар укыттыгыз, хезмәтегезне бар күңелегезне биреп башкардыгыз. Киң күңелле, тынгысыз, туры сүзле, таләпчән булдыгыз. Әлеге сыйфатларыгыз сезгә хезмәт нәтиҗәгезнең югары булуына ярдәм итте. 
Мәктәпнең бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләре арасында поселокның җәмәгать эшләрендә, мәдәният тормышында актив катнашып килдегез, җырга-моңга да бик оста булдыгыз. Бүген дә сез тормыш белән бергә атлыйсыз. 
Бәйрәмегез уңаеннан без Сезгә ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Тормышыгызны иминлектә, сау-
сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын. Киләчәктә дә балаларыгызның, оныкларыгызның шәфкатен, мәрхәмәтен тоеп, хәерле, тыныч тормышта гомер итегез. Алга таба да елларга баш бирмәс, тормыш сөючән булып калыгыз. Әрнү-сагыш белмәгез, гел шулай чибәр булыгыз.

Озын гомер бирсен Хак Тәгалә, 
Тыныч булсын һәрчак җаныгыз. 
Кочак-кочак бетмәс куанычлар 
Төяп килсен туар таңыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев