Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Яңа Бүләк авылыннан Рәзилә Мөдәрис кызы Гайсинаны 55 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

25 мая 2018, 10:00

771

0

0

Яңа Бүләк авылында яшәүче, «Сәйлән» балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Рәзилә Мөдәрис кызы Гайсинаның 26 майда 55 яшьлек юбилее. Аны шушы истәлекле көне белән чын йөрәктән тәбрик итәбез, иң матур теләкләребезне юллыйбыз.
Хөрмәтле Рәзилә Мөдәрисовна! Сез бөтен тырышлыгыгызны, күңел җылыгызны, белемегезне иң изге эшкә – яшь буынга тәрбия бирүгә багышлагансыз. Һәр эшкә иҗади якын килә белүегез, зур оештыру сәләтегез, рухи байлыгыгыз балаларга һәм хезмәттәшләрегезгә үрнәк булып тора. Сезнең уңышларыгыз – ул сезнең тынгысыз хезмәт җимешегез. Сез һәр сабый өчен борчылып, һәрберсен якын итеп эшлисез, аларны ягымлы карашыгыз, мөлаемлыгыгыз белән үзегезгә тартасыз. Хезмәтегезгә җаваплы карап, булсын дип эшлисез. 
Ирегез Илдар әфәнде белән өч бала тәрбияләп үстердегез, олы тормышка чыгардыгыз, бүген оныкларыгыз әби дип өзелеп тора. 
Сезгә рух ныклыгы, җан тынычлыгы, саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете телибез. Алдагы көннәрдә дә якыннарыгыз өчен кадерле кеше булып, аларның шәфкатен, мәрхәмәтен, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, шатлык-куанычларга төренеп, дөньяның барлык рәхәтлекләрен күреп, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп итсен. Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, күк йөзегез һәрвакыт аяз булсын.
Иң изге теләкләр белән «Сәйлән» балалар бакчасы коллективы. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев