Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Вәсимә Якупованы туган көне белән гаиләсе котлый!

22 марта 2019, 10:30

734

0

0

Иске Абдул авылында туып, бүгенге көндә дә туган туфрагында гомер кичерүче кадерле кешебез – әниебез, әбиебез Вәсимә Зариф кызы Якупованы гомер бәйрәме – туган көне белән ихластан тәбрик итәбез.
Кадерлебез, хезмәт һәм тормыш юлың авыр һәм мактаулы. Сиңа 15 яшеңнән сарыклар карарга да, плугар булырга да, сыер саварга да, сатучы булып эшләргә дә туры килгән. Өлкән яшьтә булуыңа карамастан, бүген дә хәрәкәттә бәрәкәт дип яшисең, тик тормыйсың, көчеңнән килгән кадәр безгә булышырга тырышасың. Син тормышта күпне күргәнсең, әмма сынмагансың, сыгылмагансың, нык ихтыярлы булгансың. Акыллы, тәрбияле ул тәрбияләп үстергәнсең. Син яшәүдән тәм һәм ямь табасың, һәр гамәлең белән безгә үрнәк.
Сиңа сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез көннәр, улыңның, оныкларыңның бәхетен күреп, безнең арада шатланып яшәвеңне телибез.

80 яшь ул әле картлык түгел,
Ак бәхетләр кунса да чәчләргә.
Аллаһ безгә гомер бүләк иткән,
Иман белән кирәк яшәргә.
Оныт әле сагышларны,
Елмай әле күбрәк.
Бирелмә төшенкелеккә,
Бездән сиңа шул теләк.
Әле тагын бик күп еллар,
Нык типсен синең йөрәк.
Син безнең бердәнберебез,
Син әле безгә бик кирәк.

Сине яратып улың Айбулат, киленең Резедә, оныкларың Таңнур, Райнур. Бу теләкләргә кодагыйларын Рәвис белән Роза да кушыа.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев