Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Вәсилә Шәйдуллинаны 60 яшьлек юбилее белән Күзкәй урта мәктәбе коллективы котлый!

19 июня 2019, 10:15

616

0

0

Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Күзкәй урта мәктәбе коллективы мәктәбебездә озак еллар техник хезмәткәр булып эшләүче Вәсилә Рәшит кызы Шәйдуллинаны 60 яшьлек юбилее белән котлый. 
Хөрмәтле Вәсилә Рәшитовна! Без Сезне гомер бәйрәмегез белән котлап, иң матур теләкләребезне бүләк итәбез. Матур тормыш юлы узып, шатлыклы да, сагышлы да гомер тукталышына җиттегез. Мәктәбебездә күп еллар эшләү дәверендә коллективта зур абруй казандыгыз, олы ихтирамга ирештегез. Хезмәтегез авыр булса да, яратып башкарасыз, вакыт белән исәпләшмисез. Сез – тыйнак, сабыр, күркәм холыклы, тырыш һәм ярдәмчел.
Киләчәктә дә тормыш мәшәкатьләрен җиңә барып, бирешмичә, сынмыйча-сыгылмыйча, Ходай Тәгалә биргән һәр көнгә куанып яшәвегезне телибез.
Сезгә исәнлек-саулык, озын гомер, бәхет, шатлык-куанычлар гына телибез. Алдагы көннәрегезне якыннарыгызның игътибар-ихтирамын тоеп, тынычлыкта, иминлектә яшәргә насыйп булсын. Кәефегез – күтәренке, сәламәтлегегез – какшамас, гомерегез озын булсын. 

Җан рәхәте бирсен Аллах Сезгә,
Тән сихәте бирсен гомергә.
Насыйп булсын әле озак еллар
Кунак булып җирдә йөрергә.
Гомерегезнең көзләре
Җитсә җитсен, үкенмәгез.
Кояш көн дә нурын чәчә,
Гел балкыгыз, сүрелмәгез.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X