Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Вәлиәхмәт Миңнегалиевны 80 яшьлек юбилее белән туганнары котлый!

11 октября 2019, 13:00

790

0

0

Боерган авылында яшәүче кадерле әтиебез, бабабыз, тормыш иптәшем, киявем Вәлиәхмәт Миңнегали улы Миңнегалиевның олы юбилее – 80 яшь тулган көне.
Кадерлебез, сине олуг юбилеең белән котлыйбыз. Син, әткәй, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кешебез, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, яшәү өлгебез. Гомер юлында син ышанычлы ир дә, кайгыртучан әти дә, ярдәмчел, киң күңелле туган да була белдең. 
Әнкәй белән бергәләп, безне кадерләп үстергәнең, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә, ата-ана, туган кадерен белергә өйрәткәнең өчен, әткәй, зур рәхмәт. Син балаларыбыз өчен дә кадерле бабай, тормыш өлгесе булып торасың.
Өебез һәрчак ямьле, ризыклы булсын, без балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, әнкәебез Сәмига белән бер-берегезгә куаныч, терәк-ышаныч булып, бәхеткә-шатлыкка уралып, саулык-сәламәтлектә озын-озак гомер итегез. 

Сәламәтлек ташламасын сине,
Гаиләдә булсын бөтенлек.
Без телибез сиңа чын күңелдән
Озын гомер, бәхет, иминлек.

Сине яратып, кызың Илгизә-Зарифян, улларың Илһам-Гөлназ, Рәсим-Айгөл, оныкларың Илзирә-Рәмзил, Рәилә-Альберт, Алсу, Раил, Әмирхан, оныкчыкларың Ралина, Зилия, Салават, Хафиз, Хәлил. Безнең матур теләкләргә әнкәебез Сәмига, Маһиҗамал әби, барлык туганнар кушыла. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев