Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Венера Сөләйманованы 50 яшьлек юбилее белән Биклән урта мәктәбе хезмәт коллективы котлый!

28 февраля 2020, 13:05

448

0

1

Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Биклән урта мәктәбе хезмәт коллективы башлангыч сыйныф укытучысы Венера Ривгать кызы Сөләйманованы 50 яшьлек юбилее белән ихластан тәбрик итә. 
Хөрмәтле Венера Рифгатовна! Бар кешене дә шатландырып ел да туган көннәр килеп тора. Ә бүгенгесе бигрәк тә куанычлы. Хезмәт баскычының югарысына менгәне, уңышларга куана торганы. Сезгә гомер буе тырышкан хезмәтегезнең әҗерен күрергә язсын. Гомер бәйрәмегез – юбилеегыз котлы, мөбарәк булсын! 
Без Сезне һәрбер алынган эшне җиренә җиткереп башкаручы, тәвәккәл, тырыш, намуслы зат итеп беләбез. Сезгә киләчәктә дә бәхетле озын гомер, саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы теләп калабыз. Тигезлектә, муллыкта тормыш иптәшегез белән бергә-бергә балалар бәхетенә төренеп, оныклар игелеге күреп яшәгез. Гомерләрегез озын, тыныч, кайгы-хәсрәтсез булсын. Киң күңелегез мәңге картаюны белмәсен, киләчәктә дә рухи күтәренкелек юлдаш булсын. 

Котлы булсын бәйрәмегез,
Тыныч булсын күңелегез,
Шатлык-сөенечләр белән
Тулы булсын гомерегез!

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X