Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Венера Хәертдинованы 60 яшьлек юбилее белән тормыш иптәше котлый!

26 февраля 2021, 10:45

480

0

1

Венера Хәертдинованы 60 яшьлек юбилее белән тормыш иптәше котлый!

Иштирәк авылында яшәүче кадерле кешебез Венера Навас кызы Хәертдинованы гомер бәйрәме – 60 яшьлек юбилее белән чын күңелдән тәбрик итәбез, җан тынычлыгы, сәламәтлек, эшеңдә уңышлар телибез.

Кадерлебез! Син бүген Азат һәм Даниэльнең яраткан әбисе, улларың Дамир һәм Динарның, кызларың Рузилә һәм Айгөлнең сөекле әнисе, минем 35 ел иңгә-иң куеп гомер иткән тормыш юлдашым. Без синең сайлаган һөнәреңә тугры калып, 38 ел мәктәптә балаларга төпле белем биреп, эчкерсезлегең, гадилегең, гадел булуың, олыны олы, кечене кече итә белеп, укучыларның, әти-әниләрнең авыл халкының хөрмәтен яулый алуыңа чын күңелдән шатланабыз, хезмәтең өчен республика, район җитәкчелеге тапшырган рәхмәт хатлары белән горурланабыз. 
Һәр елны иртә яздан ихатабызны гөлбакчага әйләндерәсең, бакча тутырып җиләк-җимеш үстерәсең, спорт ярышларында призлы урыннар яулыйсың. Якыннарыңның күңел халәтен аңлап, үзең генә белгән алымнарны кулланып, аларда яшәү дәртен кабызасың, тормышта була торган кечкенә генә вакыйгаларга да куана беләсең. 
Сигез яшеңнән әнисез калып, ятимлек ачысын татып үскән кеше син. Никадәр кыенлыклар күрсәң дә, көчле рухлы, киң күңелле, олы йөрәкле, һәркемгә ярдәмчел булып калгансың. Синең кебекләрне фәрештәләр саклый, диләр. Киләчәктә дә алар синең янәшәңдә булсын, алга таба да бер-беребезгә терәк һәм кирәк булып яшәргә язсын. Чын хатын-кыз нинди була дисәләр, мин, һич икеләнмичә, минем хәләл җефетем Венера кебек дип җавап бирер идем. Тормыш юлдашым итеп сине насыйп иткәнгә Аллаһ Тәгаләгә чиксез рәхмәтлемен. 

Сау-сәламәт, озын гомерле бул,
Яшә шатлыкларга төренеп,
Тигезлектә озак яшәү язсын,
Синең наз, җылыңа сөенеп.

Сине яратып, тормыш иптәшең Әсгать. Минем теләкләргә балалар да кушыла. 

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев