Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Вазыйх Бәйрәмовны 55 яшьлек юбилее белән туганнары котлый!

28 августа 2020, 11:05

559

0

0

Күзкәй авылында гомер итүче кадерле кешебез Вазыйх Назыйм улы Бәйрәмовны 55 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез. 

Гомер бәйрәмең көнеңдә сиңа иң изге, иң якты, иң матур теләкләрне юллыйбыз. Без сине яратабыз, ихтирам итәбез. Сиңа ныклы сәламәтлек, гаилә шатлыгы, уңышлар телибез. Без якыннарыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерсәң иде. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, аяз, гел шулай матур итеп, тигезлектә яшәргә язсын. Безнең күңелләргә ямь өстәп, үзеңнең барлыгың белән куандырып озак яшә әле. 

Яшә син мәңгелек гөл булып!
Бәхеткә, шатлыкка күмелеп,
һәрвакыт елмаеп һәм көлеп,
Кадергә, хөрмәткә төренеп.
Гел шатланып яшә, хәсрәт күрмә,
Тыныч булсын һәрчак күңелең.
Бәрәкәтле, матур тормыш сиңа,
Кояшларга тиңе гомернең.

Иң матур теләкләр белән тормыш иптәшең Гөлүсә, әниең Мөнҗия һәм барлык туганнар. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев