Якты юл
  • Рус Тат
  • Валерий Утяшовны 50 яшьлек юбилее белән Борды урта мәктәбе хезмәт коллективы котлый!

    --, 13 март 2019 - 10:10
    140
    0
    0

    Район мәгариф идарәсе, профсоюз комитеты, Борды урта мәктәбе хезмәт коллективы мәктәп директоры Валерий Михайлович Утяшовны 50 яшьлек күркәм юбилее белән котлый.
    Хөрмәтле Валерий Михайлович! Сезгә мөгаллимлек сәләте тумыштан ук бирелгәндер. Безнең хезмәттә үз-үзеңне аямаганда, үз-үзеңә таләпчән булганда гына уңыш килә. Яшегез барган саен зирәкләнә барасыз, яңалыклардан курыкмыйсыз, хезмәтегезне җан җылысы биреп башкарасыз. Сез белем биргән балалар арасында нинди генә һөнәр ияләре юк. 
    Матур гомер бәйрәмегездә Сезгә иң изге, ихлас теләкләребезне юллыйбыз. Көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт булыгыз. Уй-теләкләрегез киң, туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз ныклы, гомерегез бәхетле булсын. Тормышыгызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүегезне телибез. Гаилә шатлыгы, балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп, тормыш иптәшегез Валентина Николаевна белән бергә-бергә куанычта, бәхет-шатлыкта яшәргә язсын. 

    50 диеп кем әйтсен соң Сезгә әле?
    Күңелләрнең җырлар мәле, сайрар мәле.
    Шушы хозурлыкта яшәү үзе бәхет,
    Алдыгызда җәйрәп ята гомер җәе!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: