Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Утяшова Валентина Николай кызын 50 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

20 мая 2022, 09:10

698

0

0

Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Борды мәктәбе хезмәт коллективы укыту һәм тәрбия буенча директор урынбасары Валентина Николаевна Утяшованы 50 яшьлек юбилее белән котлый. 
Хөрмәтле Валентина Николаевна! Сез гомерегез буе сайлаган һөнәрегезгә тугры калып, ихлас күңелегезне биреп, намуслы хезмәт куясыз. Гомерегезне балаларга төпле белем, әхлакый тәрбия бирүгә, үтә дә кызыклы математика  фәне серләренә өйрәтүгә багышладыгыз. Сездәйләр турында Чын укытучы диләр. Сездә белем алган укучылар БДИны югары балларга тапшырдылар, олимпиадаларда җиңделәр, күбесе югары уку йортларына белем алырга керделәр. Күп еллар мәктәп директорының укыту һәм тәрбия эшләре буенча урынбасары булып бик уңышлы эшләдегез. Сез бәхетегезне хезмәттә тапкан кеше. Киләчәктә дә тормышыгыз бүгенгедәй матур булсын. Исәнлек-саулык, озын гомер, бәхет, шатлык-куанычлар гына телибез.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X