Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Тәслия Гыйниятуллинаны 60 яшьлек юбилее белән балалары котлый!

30 декабря 2020, 15:15

507

0

0

Иске Дөреш авылында яшәүче кадерле әниебез, әбиебез Тәслия Нәҗип кызы Гыйниятуллинаны 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз. 

Кадерлебез! Безнең өчен син дөньядагы иң изге, иң кадерле, иң гүзәл кеше. Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, әти белән бергә сандугачлар кебек сайрашып яшәгез. Туган йортыбызның яме бит сез. Балачакка вакытлы гына булса да кайту бәхетенә без дөньяда сез яшәгәндә генә ирешәбез. 

Әни, синең кебек сабыр затлар юктыр,
Җирдә генә түгел, җиһанда.
Кояш җылы, көн яктырак сыман
Яныбызда, әни, син барда.
Гел янәшә булсаң иде, әни,
Синең кайгыртуың бик кирәк.
Җирдә генә түгел, җиһанында
Синдәй асыл затлар бик сирәк. 
Әниебез, Ходай сиңа күңел тынычлыгы, тән сихәте, бәхеткә төрелгән озын гомер насыйп итсен. Балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп яшәргә язсын. 

Сине өзелеп яратып, тормыш иптәшең Халит, балаларың Зәринә, Илнур-Регина, Лилия-Вафир, оныкларың Азалия, Аяз, Диләрә, Исламия, Зиннур. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев