Якты юл
  • Рус Тат
  • Тәскирә Хафизованы 80 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

    --, 14 март 2019 - 08:55
    125
    0
    0

    Сарман районы Салих-Тукай авылында туып-үскән, бүгенге көндә Иске Дөрештә яшәүче газиз әниебез, әбиебез Тәскирә Гаетмөхәммәт кызы Хафизовага 14 мартта 80 яшь тула. Әлеге күркәм юбилее белән аны кайнар котлыйбыз.
    Газизебез безнең! Син бөтен гомереңне, бөтен җан җылыңны безгә, балаларыңа, багышладың. Әтиебез Мөҗәеп белән сез безне тормыш сөючән, тырыш, белемле итеп үстердегез. Синдәге күңел сабырлыгына таң калырлык. Безне кеше булсыннар дип үстергән йокысыз төннәрең, безгә кылган изгелекләрең өчен бүген синең алда баш иябез. Тәүлекнең кайсы гына вакытында кайтсак та, синең табының һәрчак әзер, йөзең ачык. Сердәшчебез дә, төпле киңәшчебез дә, авыр чакларда кочып юатучыбыз да – син, кадерле әниебез. Йортыбыз күге һәрчак аяз, кояшлы. Аның нигезенә, һәрбер почмагына синең күңел сафлыгы, күркәмлеге сеңгән. Кайларга гына китсәк тә, без туган йортыбызны сагынып, очып кайтабыз, чөнки анда син безне сагынып көтәсең. Рәхмәт сиңа, әниебез! Иман нуры тулган күңелеңә җан рәхәте, җан тынычлыгы табып, киләчәктә дә без балаларыңа хәер-фатихаңны биреп яшәсәң иде. 

    Сөйкемле карашың кояшка тиң,
    Бар тормышны нурга күмәсең.
    Бу дөньяның барлык хикмәтләрен
    Бары тик син генә беләсең.
    Сәламәтлек, озын гомер язсын,
    Гел көләч һәм яшь бул хәзергәчә.
    Күңелең синең күтәренке булсын,
    Сөенеп һәм сөендереп мең-мең яшә.

    Иң изге теләкләр белән әтиебез Мөҗәеп, өч улың, өч киленең, биш оныгың, өч киявең, биш оныкчыгың, кода-кодагыйларың, барча туганнарың.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: