Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Торнаташ авылыннан Мөсәвировларны тормыш бәйрәмнәре белән котлыйбыз!

13 июня 2018, 11:00

1239

0

0

Торнаташ авылында туып-үскән, бүген дә шунда гомер итүче әти-әниебез Әсхәт Мөсәвир улы һәм Гөлсинә Хафиз кызы Мөсәвировларның бергә тормыш итүләренә 55 ел тулды. Кадерлеләребезне шушы күркәм бәйрәмнәре белән чын йөрәктән тәбрик итәбез. 

Сөеклеләребез! Никадәр матур сыйфатларны үзегезгә җыйгансыз сез! Икегез дә ачык йөзле, киң күңелле, көчле рухлы, сабыр һәм тыныч холыклы, олыга да, кечегә дә миһербанлы, ярдәмчел сез.
Янәшәбездә өзелеп торучы, борчылып, безне кайгыртып яшәүче сездәй кешеләребез булу белән без чиксез бәхетле. Сез безнең җылы кояшыбыз да, суы кимемәс челтер чишмәбез дә. Акыллы киңәшләрегез, изге догаларыгыз безгә тормышта һәрчак ярдәм итә, хак юлны күрсәтә. Аллаһы Тәгаләдән күңел тынычлыгы, хәерле озын гомерләр сорыйбыз сезгә.
Икегез дә гомерегез буе иң авыр тармакларның берсендә – авыл хуҗалыгында эшләдегез. Хезмәтегезне намус белән, бар тырышлыгыгызны куеп, күңел биреп башкардыгыз, шуңа да авыл халкы, хезмәттәшләрегез алдында хөрмәт казандыгыз. 
Алдагы көннәребездә дә йөрәгегезнең назын, кулларыгызның җылысын, нурлы күз карашыгызны тоеп яшәргә насыйп итсен. Сезгә киләчәктә корычтай ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, балаларыгызның һәм онык-
ларыгызның җан җылысын, кайгыртуларын тоеп, безне сөендереп, озак яшәвегезне телибез.

Сезне яратып, кызыгыз Фәндия, улыгыз Назиф, киленегез Раушания, оныкларыгыз Гүзәл, Илназ. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев