Якты юл
  • Рус Тат
  • Торнаташ авылыннан Кәүсәрия Нәҗмиеваны 70 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

    --, 8 июнь 2018 - 08:10
    19
    0
    0

    Торнаташ авылында яшәүче кадерле кешеләребез – әти-әниебез Мирзаһит Тәхәү улы һәм Кәүсәрия Биҗан кызы Нәҗмиевларның быел истәлекле еллары – юбилейлары. Әниебезгә 25 апрельдә 65 яшь тулды, әтиебез 7 июньдә 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. 

    Кадерлеләребез! Без сезне чын йөрәктән әлеге матур бәйрәмнәрегез белән котлыйбыз, алдагы тормыш юлларыгызны бәхеттә һәм сәгадәттә үтүегезне телибез. 
    Әти-әниебез күпләргә үрнәк булырлык, сокланырлык тормыш юлы үтәләр. Тату булып, бер-берсен аңлап, 46 ел бергә гомер итәләр. Әтиебез гомере буе шәһәрдә КАМАЗ заводында эшләде, әниебез төрле оешмаларда техник хезмәткәр эшен башкарды. Намуслы эшләре белән хезмәттәшләре алдында хөрмәт казандылар. 
    Матур гаиләбездә ике кыз үстек. Акыллы киңәшләрегезне биреп, безне олы тормыш юлына чыгардыгыз. Бүген балаларга гына түгел, дүрт оныгыгызга карап та сөенәсез. Әтиебез Иске Абдул авылының «Асылъяр» ансамбленә йөри, бик оста баянчы ул. Әниебезнең дә, әтиебезнең дә авылдагы мәчет төзелешендә өлешләре чиксез зур. 
    Киләчәктә дә сау-сәламәт булып, шулай актив тормыш алып баруыгызны, сөенеч-шатлыклар белән озын гомер кичерүегезне, балалар-оныкларыгызның игелеген күреп яшәвегезне телибез.

    Әни бит ул өйнең җылысы,
    Әти – дөнья терәге.
    Әни белән әти бергә булса,
    Тыныч була бала йөрәге.
    Иңне иңгә куеп, 
    Бергә тартып тормыш арбасын, 
    Бер-берегезне сөеп, безгә үрнәк булып,
    Һәрчак туры юлдан барасыз.

    Сезне яратып, кызларыгыз Рузилә, Рәзилә, кияүләрегез, оныкларыгыз.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: