Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Тәнзилә Минһаҗеваны 45 яшьлек юбилее белән туганнары котлый!

26 октября 2019, 09:30

1219

0

0

Иске Абдул авылында гомер итүче кадерле кешебез Тәнзилә Наил кызы Минһаҗеваның 26 октябрьдә матур бәйрәме – 45 яшьлек юбилее. Без аны ихлас күңелдән туган көне белән тәбрик итәбез. 
Гаиләне җил-яңгырдан яклаучы, язмыш сынаулары алдында ышанычлы терәк була белүче хатын да, бала җанлы ана да, сөекле әби дә син. Гаиләм, балаларым дип тырышуың, яшәү рәвешең, тырышлыгың миңа – гомер юлдашыңа горурлык, ә балаларыңа матур өлге. Һәркемгә кешелекле, мәрхәмәтле, ярдәмчел син. Алга таба да бер-беребезгә терәк булып, бәхеттә, шатлыкта, тигезлектә, иминлектә, балаларыбызның, оныкларыбызның игелеген күреп, уңышларына куанып, айдан – нур, кояштан җылылык алып, озак яшәргә язсын.
Кадерлебез! Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Һәрвакытта да шулай шат һәм көләч йөзле, изге күңелле булып кал. 

Бергә-бергә озак яшик әле,
Куанышып торыйк дөньяда.
Безгә кылган барлык яхшылыгың
Йөзе белән кайтсын сиңа да!

Сине яратып, кызларың Рүзилә-Илдус, Гөлинә-Айдар, оныкларың Ильяр, Ясминә, барлык туганнар исеменнән тормыш иптәшең Заһир. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X