Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Тәнзилә Хаҗиеваны 55 яшьлек юбилее белән Сәмәкәй мәктәбе хезмәт коллективы котлый!

23 октября 2019, 11:15

630

0

0

Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Сәмәкәй мәктәбе хезмәт коллективы озак еллар башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләүче Тәнзилә Гайнулла кызы Хаҗиеваны гомер бәйрәме – 55 яшь тулган көне белән тәбрик итә. 
Хөрмәтле Тәнзилә Гайнулловна! Матур юбилеегыз уңаеннан Сезгә озын гомер, бәхет-шатлыклар, сәламәтлек, эшегездә уңышлар телибез. Мәгариф өлкәсендә күп еллар яшь буынга белем-тәрбия бирәсез. Сез бар яктан да камил килгән кеше. Без Сезне һәрбер алынган эшне җиренә җиткереп башкаручы, тәвәккәл, тырыш, сабыр, намуслы зат итеп беләбез. Гаиләгез дә сокланырлык. Тормыш иптәшегез белән акыллы, уңган уллар үстердегез. Бүгенге көндә балаларыгыз, оныкларыгыз Сезне сөендереп яшиләр.
Тәнзилә Гайнулловна! Киләчәктә дә тынгысыз җаныгыз ару-талуны белмәсен, саулыкка тиенеп, тапкан бәхетегезне югалтмыйча, бәрәкәттә, муллыкта, балалар һәм оныклар бәхетенә төренеп яшәргә язсын Сезгә!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев