Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Әтиебез Зарипов Галимҗан Сәетҗан улын 75 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

14 мая 2022, 08:27

653

0

1

Тукай районының Әҗмәкәй авылында, матур, кояшлы язгы көндә моннан 75 ел элек безнең кадерле Әтиебез Зарипов Галимҗан Сәетҗан улы  дөньяга килгән.

Ул уңышлы гына мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан авыл хуҗалыгы институтында белем алып, шунда ук әни белән танышып, матур гаилә корып, 1970 елны Тукай районына кайтып урнаша. Әтиебез үзенең туган районына гомер буе тугры булып калды, биредә хезмәт куйды.

Әти үзенең тормыш юлын инженер булып башлый һәм озак та үтми җитәкче булып билгеләнә. Анын кул астында 40 елдан артык вакыт эчендэ Тукай районының «Калинин» исемендәге колхозы, «Ворошилов» исемендәге совхоз, «Челны-Овощи» акционерлык җәмгыяте зур уңышларга ирешәләр.  Лаеклы ялга чыккач та, әтиебез Тукай районының   «Ветераннар һәм инвалидлар» оешмасында  җитәкчесе булып хезмәт итте.

Әтинең эшен дәүләтебез югары бәяләде. Әтиебез Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Яр Чаллы шәһәре мактаулы гражданины исемнәренә, дәүләтт бүләкләренә, Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясе Почет билгесе орденнарына лаек булды.

Әниебез Әти өчен тормыш дәверендә ныклы терәк булды, аларның тормыш юллары бар кешегә дә үрнәк булып тора. Әти-әниебез өч кыз үстереп тормыш юлына бастырдылар, бүгенге көндә 6 оныклары бар.

Кадерле яраткан әтиебез, сине шушы матур юбилеең белән чын күңелдән котлап иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерен бәхетле булсын! Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, озын гомер итүеңне телибез. Балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә насыйп итсен Ходай!

Сез әни белән безнең өчен бик зур терәк һәм таяныч. Алдагы көннәрдә дә тормышыгыз мул, якты булсын, балаларыгыз-оныкларыгыз белән кадер-хөрмәт күреп, исән-сау булып яшәргэ язсын…

75 тулса тулсын,

Кунелең якты калсын.

Йөрэктәге дәртең белән

Мәңге яшь булып кал Син.

Уңышлар юлдаш булсын

Барасы юлларыңда,

Тынычлык иминлек булсын

Алдагы елларында.

Авыруны белми яшә,

Бул син гел үз көчеңдә,

Сине исән-имин күрү

Бәхет безнең өчен дә.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Гобәйдә, балаларың һәм оныкларың.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев