Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Теләнче Тамак урта мәктәбе коллективы Шәмсеруй Хәкимулла кызы Зәкиеваны юбилее белән котлый!

04 июля 2018, 09:00

673

0

0

Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Теләнче Тамак урта мәктәбе коллективы ветеран укытучы Шәмсеруй Хәкимулла кызы Зәкиеваны 90 яшьлек олы юбилее белән котлый.
Хөрмәтле Шәмсеруй Хәкимулловна! Балаларга тәрбия һәм белем бирүгә багышлаган озын хезмәт юлыгызны бүген мактау, дан һәм хөрмәт бизи. Дөньяның төрле почмакларына таралган укучыларыгыз арасында нинди генә хезмәт кешеләре юк.
Гомер бәйрәмегез уңаеннан җылы теләкләребезне кабул итеп алыгыз. Без сезне булдыклы, эшкә батыр, тынгысыз җан буларак беләбез. Алга таба да елларга баш бирмәс, тормыш сөючән булып калуыгызны телибез. Йөзегездә бәхет чаткылары сүнмәсен, туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз ныклы булсын.
Киләчәк көннәрегездә бәхеттә-шатлыкта, куанычларга гына сөенеп, балалар һәм оныклар игелеге күреп, сау-сәламәт булып, барына шөкер итеп яшәргә насыйп итсен Аллаһы Тәгалә. Кәефегез – күтәренке, рухыгыз – ныклы, сәламәтлегегез – какшамас, гомерегез озын булсын. Юбилеегыз котлы, мөбарәк булсын! 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев