Теләнче Тамак урта мәктәбе коллективы Ришат Насыйбуллинны юбилее белән котлый!
Район мәгариф идарәсе, профсоюз комитеты, Теләнче Тамак урта мәктәбе коллективы мәктәптә техник хезмәткәр булып эшләүче Ришат Кашафетдин улы Насыйбуллинны 65 яшьлек юбилее белән котлый.
Хөрмәтле Ришат Кашафетдинович! Сез киң күңелле, ярдәмчел, алтын куллы, бар яктан да уңган-булган кеше. Яшәү рәвешегез, хезмәткә карашыгыз, тырышлыгыгыз да күпләргә үрнәк.
Тормыш иптәшегез белән матур, тату гомер кичерәсез. Үзегез кебек хезмәт сөючән ул үстердегез, аны олы тормыш юлына чыгардыгыз, берсеннән-берсе сөйкемле оныкларыгыз үсеп килә.
Киләчәктә дә тормышыгыз шулай бөтен, бүгенгедәй матур булсын, аяк-кулларыгыз сызламасын. Озын гомер, имәндәй тазалыкка тиенеп, гаилә иминлегенә, шатлыкларга уралып, балалар, оныклар игелегенә куанып яшәвегезне телибез.
Котлап сезне бәйрәмегез белән,
Без телибез шатлык-сөенеч.
Урап үтсен сезне һәрвакыт
Сагыш уты, борчу-көенеч.
Күңелегез зәңгәр күкләр кебек,
Уйларыгыз аккош юлыдай.
Гомер аты әле колын гына,
Ә дәрт-дәрман гасыр узардай.
Нет комментариев