Якты юл
  • Рус Тат
  • Теләнче Тамак тернәкләндерү интернат-мәктәбе коллективы Нәкыйп Хатыйповны юбилее белән котлый!

    --, 8 июнь 2018 - 11:00
    70
    0
    0

    Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Теләнче Тамак тернәкләндерү интернат-мәктәбе коллективы мәктәптә техник хезмәткәр булып эшләүче Нәкыйп Нәҗип улы Хатыйповны 70 яшьлек юбилее белән котлый. 

    Хөрмәтле Нәкыйп Нәҗипович! Сезне шушы иң зур, шатлыклы бәйрәмегез – дөньяга килгән көнегез белән котлыйбыз. Сез хезмәтегезне яратып, җиренә җиткереп башкара белүче зат. Эшегезне бирелеп, зур җаваплылык белән үтисез. Киң күңелле, үтә дә кешелекле, балаларны яратучы асыл зат сез. 
    Намуслы хезмәтегез өчен зур рәхмәт! Алдагы көннәрегездә дә ныклы сәламәтлек, бетмәс куанычлар, җан тынычлыгы телибез. Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, күк йөзегез һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшәгез!

    Бик сабыр сез, кешелекле, 
    Тыйнак һәм итагатьле. 
    Гомерегез үтсен шатлык белән, 
    Булсагыз иде чиксез бәхетле.
    Юллар кебек озын гомер сезгә,
    Кайгы җиле бер дә тимәсен!
    Заман кыраулары читләп үтсен,
    Яшәү дәрте һич тә сүнмәсен!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: