Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Теләнче Тамак интернат-мәктәбе коллективы Нурания Кашапованы юбилее белән котлый!

20 июня 2018, 10:20

928

0

0

Район мәгариф идарәсе, профсоюз комитеты, Теләнче Тамак интернат-мәктәбе коллективы интернатта техник хезмәткәр булып эшләүче Нурания Ринат кызы Кашапованы шушы көннәрдә билгеләп үткән туган көне – 50 яшьлек юбилее белән котлый.

Нурания Ринатовна интернат-мәктәптә 20 елдан артык кастелянша булып эшли. Хезмәтенә бик төгәл, җаваплы карый, чисталык һәм пөхтәлекне ярата, интернатта тәрбияләнүче балаларны да шуңа өйрәтә. Нурания ханым гаиләсендә дә үрнәк хуҗабикә, ире Илгизәргә ышанычлы тормыш юлдашы, улларына кадерле әни, нәни оныгына яраткан әби. 
Хөрмәтле Нурания Ринатовна! Без Сезне күркәм юбилеегыз белән чын күңелдән тәбриклибез. Сезгә ныклы сәламәтлек, имин көннәр, мул тормыш телибез. Балаларыгызның, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп яшәргә насыйп булсын үзегезгә. Алга таба да бергә-бергә озак еллар эшләргә язсын. Тормыш иптәшегез белән балаларыгызның шатлыкларына бергәләшеп куанып, исәнлектә-саулыкта, искәрмәс куанычлар, җан тынычлыгы белән озын-озак яшәргә насыйп булсын. Гомер бәйрәмегез – күркәм юбилеегыз котлы, мөбарәк булсын.

Куанычлар гына алып килсен
50 яшегез – олы бәйрәмегез.
Сезгә бүген бүләк итәбез без
Барлык яхшылыклар бәйләмен.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X