Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Теләнче Тамак авылыннан Шәмсеруй Хәкимулла кызы Зәкиеваны 90 яшьлеге белән котлыйбыз!

04 июля 2018, 09:30

777

0

0

Теләнче Тамак авылыннан Шәмсеруй Хәкимулла кызы Зәкиеваны 90 яшьлеге белән котлыйбыз!

Теләнче Тамак авылында гомер итүче кадерледән-кадерле кешебез – әниебез, әбиебез Шәмсеруй Хәкимулла кызы Зәкиеваның 90 яшьлек олы юбилее. Аны шушы күркәм бәйрәме белән чын йөрәгебездән котлыйбыз, күңел түребездән чыккан иң изге теләкләребезне юллыйбыз. 
Газизебез, бердәнберебез безнең! Өебезнең нуры, тормышыбызның яме, җылы кояшыбыз син безнең! Син күпләр сокланырлык үрнәк тормыш юлы үттең. Язмышның ачы сынауларына бирешмәдең, нык булдың, сынмадың-сыгылмадың, дүрт улыңны чын ир-егетләр итеп үстердең, барыбызга да югары белем бирдең, кеше иттең. Без балаларыңа күңел җылыңны, тәрбия-назыңны кызганмадың, күз яшеңне күрсәтмәдең. Синең көчле рухың тәрбиясендә без дә чыныгып үстек, тормышта үз урыныбызны таптык. Барлык изгелекләрең, олы йөрәгең, мәрхәмәтле күңелең өчен олы рәхмәтебезне әйтәбез сиңа, кадерле әниебез. 
Яшьли тормыш юлдашыңны югалтып, гаилә йөген берьялгызың тарту өстенә, хезмәтеңдә дә гел беренчеләр рәтендә булдың – авылыбыз мәктәбендә 46 ел балалар укыттың. Шәкертләрең арасында олы дәрәҗәләргә ирешкән шәхесләр күп. Шөкер, бүген дә аларның хөрмәтенә, рәхмәтләренә төренеп гомер итәсең.
Әниебез! Тугызынчы дистәңне ваклауга да карамастан, син һаман да тормыш сөючән, шат күңелле, ярдәмчел, тынгысыз, сабыр йөрәкле. Син безнең өчен олы сердәш тә, зирәк киңәшче дә.
Бәйрәмең котлы, мөбарәк, бәхетең һәрчак түгәрәк булсын. Киләчәктә дә безгә алтын киңәшләреңне биреп, күңел тынычлыгы, тән сихәтлеге белән, без балаларыңа, оныкларыңа, оныкчыкларыңа яшәеш чыганагы булып озак яшәсәң иде әле, кадерлебез. 

Изге теләк, җылы сүздән башка 
Таба алмыйбыз олы бүләкне.
Безнең өчен бик тә кадерле син,
Бик тә якын, бик тә кирәкле.

Сине яратып улларың Фәрит, Фәнил, Азат, Фәнис, киленнәрең, оныкларың, оныкчыкларың.
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев