Якты юл
  • Рус Тат
  • Теләнче Тамак авылыннан Җәүһәрия Мөхәмәтгатинаны туган көне белән котлыйбыз!

    --, 8 июнь 2018 - 10:00
    130
    0
    0

    Теләнче Тамак авылында яшәүче кадерле әниебез Җәүһәрия Гатуф кызы Мөхәмәтгатинаны чын күңелдән туган көне белән тәбрик итәбез. 

    Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле зат юктыр. Синең киң күңелеңә дөнья матурлыгы, тормыш нуры, яшәү гаме сыйган. 
    Кадерлебез! Сиңа күңел түребездәге иң җылы хисләребезне, чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез. Синең кебек сабыр, саф күңелле кешеләр сирәктер. Изге теләкләребезне сүз белән генә әйтеп бетерергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Иң мөһиме – алдагы гомер юлларыңны иминлектә, җан тынычлыгы белән, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә үтәргә насыйп булсын, балаларыңның, оныкларыңның кадер-хөрмәтен тоеп, озак яшәргә язсын. Без сине бик яратабыз, ихтирам итәбез, синең белән горурланабыз. 

    Әниебез, безнең кадерлебез!
    Без бәхетле җирдә син барга!
    Яшә әле бер дә бирешмичә,
    Баш имичә кырыс җилләргә
    Яшә җирдә язгы гөлләр кебек,
    Терәк булып безнең иңнәргә.

    Иң изге теләкләр белән балаларың, оныкларың, оныкчыкларың исеменнән кызың Люция. 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: