Якты юл
  • Рус Тат
  • Теләнче Тамак авылыннан Айгөл Зарифуллинаны 35 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

    --, 6 июнь 2018 - 13:25
    32
    0
    0

    Теләнче Тамак авылында яшәүче киленебез Айгөл Илгизәр кызы Зарифуллинаның 6 июньдә күркәм юбилее – 35 яшь тулган көне. Аны яшьлегенең матур бәйрәме белән чын күңелебездән котлыйбыз. 
    Кадерлебез! Синең бәйрәмең – безнең бар гаиләбез өчен олы бәйрәм ул. Син гаиләңдә уңган хатын, тугры яр, сөекле әни. Без сине бик яратабыз, хөрмәт итәбез. Изге йөрәкле, киң күңелле, мәрхәмәтле, туган җанлы, авыр вакытта һәркемгә иң беренче булып ярдәм кулын сузучыбыз, шатлыклар килгәндә аларны уртаклашучыбыз, чын күңелдән сөенүчебез син безнең. 
    Айгөлебез һәр яктан уңган һәм булган. Йорты нурлы, гөл кебек балкып тора, һәр җирдән чисталык, пөхтәлек, яктылык бөркелә. Уңган хуҗабикә – кайчан килсәң дә өстәле ризык белән тулы, үзе ачык йөз, тәмле тел белән каршы ала.
    Улыбыз Ирек белән яңа йорт салып, башка чыктылар. Бүген әби-бабаларын, туганнарын сөендереп, ике уллары үсеп килә. 
    Кадерле киленебез! Сине шушы матур юбилеең белән котлап, ныклы саулык, гаилә иминлеге телибез. Киләчәктә дә тормышыңның һәр мизгеле бәхет белән үтсен, сөеп-сөелеп, һәр туар көнгә сөенеп яшә.

    Кояш кебек йөзләреңә
    Карыйбыз да сокланабыз.
    Синдәй киленебез барга
    Көнгә мең кат шатланабыз.

    Иң яхшы теләкләр белән кайнатаң Рафис, кайнанаң Гөлия, тормыш иптәшең Ирек, балаларың Тимур, Таир, туганнарың Ильяр-Рената, аларның балалары Ильяна, Риана. 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: