Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Теләнче Тамак авылын Рамис Рәис улы Мингалеевны 30 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

25 мая 2018, 12:40

1208

0

0

Теләнче Тамак авылын Рамис Рәис улы Мингалеевны 30 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

Теләнче Тамак авылында яшәүче кадерле улым Рамис Рәис улы Мингалеевның бүген – 25 майда 30 яшьлек юбилее. Яшьлегенең матур бәйрәме уңаеннан кадерлебезгә иң изге теләкләребезне юллыйбыз. 
Улым! Син безнең иң кадерле, иң якын кешебез. Сөйкемле һәм тыйнак булуыңа, ярдәмчеллегеңә, һәр нәрсәне күңел күзе аша үткәреп яши белүеңә сокланмаган көнем юк. Күркәм сабырлыгыңа таң калырлык. Максатыңа кыю атлавың, үз көчеңә ышанып яшәвең – холкыңны бизәүче матур сыйфатлар.
Гомереңнең әле иң матур чагы – 30 яшь ул тормышның башы гына. Киләчәктә куйган максатларыңа ирешергә насыйп итсен Ходай. Барасы юлларың һәрчак балкып торсын, күңелең гел шат булсын, гомерең бәхеттә-шатлыкта үтсен. Сау-сәламәт булып, безгә терәк-ышаныч булып, олы куанычыбыз булып яшә. 

Улым минем, күзем нуры,
Йөрәгемнең назлы моңы.
Иман нуры йөзләреңдә,
Җылы караш күзләреңдә.
Аллаһының син бүләге,
Тормышымның син терәге.
Гомер юлың озын булсын,
Кояш нуры сибеп торсын.

Сине яратып әти-әниең Рәис һәм Әлфинур. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев