Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Түбән Суыксудан Илгизә Зөфәр кызы Мортазинаны юбилее белән котлыйбыз!

01 июня 2018, 10:00

661

0

0

Түбән Суыксу авылында яшәүче кадерле һәм сөекле әниебез, әбиебез Илгизә Зөфәр кызы Мортазинаны 70 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйбыз!
Газизебез! Юбилеең уңаеннан чын йөрәктән чыккан изге теләкләребезне кабул ит. Җан тынычлыгы, тән сихәте белән, кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы, ярдәмчел һәм изге күңелле булып, саулык-сәламәтлектә гомер ит. Балаларыңның һәм оныкларыңның игелекләрен күреп, рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә, бәхет-шатлыкларга төренеп, озын гомер кичерергә насыйп булсын сиңа.
Кайчан кайтсак та, йортыбызның ишеге ачык, безне ачык йөз, тәмле тел белән каршы аласың. Табының мул, өең якты һәм җылы – безгә шуннан да кадерлесе юк. Әтиебез Рево белән бер ул, ике кыз үстереп, аякка бастырдыгыз, олы тормышка чыгардыгыз. Рәхмәт сезгә! Авылда да хөрмәтең зур, гомерең лаеклы хезмәттә узды – 41 ел буе балаларга белем бирдең. Авырлыкларны җиңеп, сабыр һәм түзем булып яши белүең соклану тудыра.

Әни диеп әйтер кешең булу
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса – уртак була,
Кайгыларың булса югала.
Алгы көннәрдә дә бәхетебез
Булсын иде тулы, түгәрәк.
Синнән җылы алып, һаман шулай
Гомер кичсәк иде бергәләп.

Сине яратып балаларың Сирина, Ришат, Гөлназ, киявең Файсал, киленең Эльмира һәм дүрт оныгың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев