Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Түбән Суыксу урта мәктәбе коллективы Мария Ивановна Матвееваны юбилее белән котлый!

30 мая 2018, 11:00

811

0

0

Район мәгариф бүлеге, профсоюз оешмасы, Түбән Суыксу урта мәктәбе коллективы Мария Ивановна Матвееваны 50 яшьлек матур юбилее белән котлап, иң изге теләкләрен юллый. 
Хөрмәтле Мария Ивановна! Сезне ихлас күңелдән шушы шатлыклы көнегез белән тәбрик итәбез. Сабыр холыклы, киң күңелле, үтә дә кешелекле зат сез. Мәңге шундый ярдәмчел, күркәм табигатьле булып калыгыз. Хезмәт юлыгызның ахырына кадәр саулыкта-сәламәтлектә, рух күтәренкелеге белән узыгыз. Сез бар яктан да камил килгәнсез. Эш урынында гына түгел, гаиләгездә дә кадерле, мөхтәрәм зат. Киләчәктә дә сынатмагыз, көч-куәтегез ташып торсын. Йөзегездә бәхет чаткылары сүнмәсен, уй-хыялларыгыз матур, туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз ныклы булсын.
Алга таба да бәхеттә-шатлыкта, куанычларга гына төренеп, сау-сәламәт булып, барына шөкер итеп яшәргә насыйп итсен Аллаһы Тәгалә. Тормыш тәмен белеп яшәргә, мәңге яшь күңелле булып калырга язсын. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты, туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы булсын. Юбилеегыз котлы, мөбарәк булсын!

Сагыш белмәгез, борчулар сездән
Ерак йөрсен, якын килмәсен. 
Тормышыгызны гел шатлыклар,
Ак бәхетләр генә бизәсен.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев