Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Түбән Суыксу урта мәктәбе коллективы Илгизә Зөфәр кызы Мортазинаны 70 яшьлеге белән котлый!

01 июня 2018, 09:55

584

0

0

Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Түбән Суыксу урта мәктәбе коллективы ветеран укытучы Илгизә Зөфәр кызы Мортазинаны 70 яшьлек гомер бәйрәме белән тәбрик итә.
Хөрмәтле Илгизә Зөфәровна! Сез бик күп балаларның күңеленә белем орлыклары салган, аларның уңышларына куанган зирәк, сабыр, итагатьле мөгаллимә. Сез укыткан һәм тәрбияләгән балалар бүген барысы да тормышта үз урыннарын тапкан. Алар сезне ихтирам итә, сезнең күпьеллык хезмәтегезгә югары бәя бирә. Бүген дә киләчәк буын, оныклар, балалар язмышына битараф түгелсез. Мәгариф өлкәсендәге һәр яңалык белән хәбәрдар, уңай якка үзгәрешләрне шатланып кабул итәсез. Күңелегез картаюны белми. Мәңге шундый эчкерсез, киң күңелле, күтәренке рухлы булып калыгыз. Саулыгыгыз булса, бар да булыр. Җаныгыз ни тели, шуңа ирешегез. 70 яшь ул – гомерләрнең көзгә кергән иң тансык, иң куанычлы мәле. Алда озын көзләре, аклыкка күмелгән кышлары бар. Алар да бәхет-шатлык, куанычлары белән килсен. Алдагы гомер юлларыгызны да сау-сәламәт булып, күтәренке кәеф белән, балаларыгызның хөрмәтен күреп яшәргә язсын. Туар таңнарыгыз – тыныч, гомерегез бәхетле булсын! 

Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр, 
Күңелләрдә булган саф хисләр. 
Озын гомер, якты, матур тормыш – 
Безнең сезгә әйтер теләкләр.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X