Якты юл
  • Рус Тат
  • Түбән Суыксу авылы мәктәбе коллективы Зәтия Нәбиулла кызы Шакированы туган көне белән котлый!

    --, 4 июль 2018 - 09:45
    209
    0
    0

    Район мәгариф бүлеге, профсоюз оешмасы, Түбән Суыксу авылы мәктәбе хезмәт коллективы хезмәттәшебез Зәтия Нәбиулла кызы Шакированы гомер бәйрәме – 55 яшь тулган көне белән котлый. 
    Хөрмәтле Зәтия Нәбиулловна! Сез үз хезмәтегезне һәрчак яратып, җан җылыгызны биреп, зур җаваплылык белән башкарасыз. Балалар күңеленә ачкыч табып, аларны белемле итүгә юнәлдерелгән эшегезнең нәтиҗәсе матур. Күпсанлы укучыларыгыз сез биргән төпле белем нәтиҗәсендә төрле өлкәдә, төрле юнәлештә хезмәт куя. Сез – сабыр холыклы, киң күңелле, тырыш һәм намуслы, һәрбер эшне җиренә җиткереп, үтә дә төгәллек белән башкаручы укытучы. Балалар ныклы белем, төпле тәрбия алсын дип җан атып эшлисез. 
    Матур юбилеегыз уңаеннан иң изге теләкләребезне кабул итегез. Алдагы көннәрегездә дә сәламәтлектә бәхетле гомер кичерегез. Балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, күңел җылысын тоеп яшәгез. Туар таңнарыгыз һәрвакыт аяз булсын.

    Тормышыгыз һәрчак балкып торсын,
    Ягымлы, шат булсын күңелегез.
    Озын гомер, бәхет-шатлык белән
    Бер кайгысыз үтсен гомерегез.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: