Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Түбән Суыкcу авылыннан Камил Җәмил улы Шәйхетдиновны 60 яшьлеге белән котлыйбыз!

18 мая 2018, 11:20

927

0

0

Югары Суыкcу авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Түбән Суыкcу авылында гомер итүче кадерледән-кадерле кешебез, әтиебез Камил Җәмил улы Шәйхетдиновны гомер бәйрәме – 60 яшьлек күркәм юбилее белән тәбрик итәбез.
Кадерле әтиебез! Гомер бәйрәмең көнендә иң изге, иң якты, иң матур теләкләребезне генә юллыйбыз! Син – таянычыбыз да, ышанычыбыз да, яклаучыбыз да. Безгә яхшы тәрбия биреп, укытып, чын кеше итү, олы тормыш юлына бастыру өчен бөтен барлыгыңны бирдең. Гомерең буе дөньялар түгәрәк, тормышлар мөбарәк булсын өчен җан атып яшисең. Киләчәктә сиңа бары тик шатлыкка төренгән тыныч, бәрәкәтле тормыш, саулык-сәламәтлек, гаилә иминлеге, балалар бәхете, оныклар сөенече, әниебез белән бәхетле, тигез гомер итүегезне телибез. 

Изге теләк, җылы сүздән башка
Таба алмыйбыз олы бүләкне.
Безнең өчен бик тә кадерле син,
Бик тә якын, бик тә кирәкле.
Яшә әле, әти, бирешмичә,
Баш имичә кырыс җилләргә.
Яшә җирдә якты гөлләр булып,
Терәк булып безнең иңнәргә.
Тормышта син ныклы терәксең,
Безнең өчен һәрчак кирәксең.
Безнең өчен күпме тырыштың,
Күп эшләдең гомер эчендә.
Онытмабыз, әти, һичбер вакыт,
Рәхмәт яусын барсы өчен дә!

Иң изге теләкләр белән кызларың-кияүләрең, оныкларың, әбиең һәм тормыш иптәшең Гөлниса.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев