Якты юл
  • Рус Тат
  • Татьяна Музафарованы 75 яшьлек юбилее белән Теләнче Тамак урта мәктәбе коллективы котлый!

    --, 5 август 2020 - 11:00
    87
    0
    0

    Теләнче Тамак урта гомумбелем бирү мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләп, бүгенге көндә лаеклы ялдагы Татьяна Шәйхи кызы Музафарованы туган көне – 75 яшь тулган көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. 

    Балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышланган озын хезмәт юлы үткән кеше буларак дан, хөрмәткә лаеклы педагог булдыгыз. Сез белем биреп чыгарган укучыларыгыз хәзер төрлесе төрле һәнәр иясе, зур уңышларга ирешкән кешеләр. Сез күңел җылыгызны биреп эшләдегез. Без Сезне һәрчак сагынып искә алабыз, мактап сөйлибез. Гасыр чиген узарлык, безгә киңәшче булып торырдай көчегез булсын иде дип телибез. Тормыш юлыгызда яшәү көче бирә торган мизгелләр, онытылмаслык күңелле вакыйгалар, көтеп алган очрашулар күп булсын. Без Сезгә исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы телибез. Гомерегезнең һәр фасылы шатлык-бәхетләр генә алып килсен. 

    Ин изге теләкләр белән Теләнче Тамак урта мәктәбе коллективы, район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы. 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: