Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

«Татарстан» совхозы поселогыннан Мифтаховлар гаиләсен алтын туйлары белән котлыйбыз!

06 июля 2018, 11:20

1080

0

0

«Татарстан» совхозы поселогында гомер итүче кадерле кешеләребез Зөфәр Фәрвәй улы белән Гүзәлия Могътәсим кызы Мифтаховларның бергә гаилә корып яши башлауларына шушы көннәрдә 50 ел тулды. 
Газизләребез! Матур бәйрәмегез уңаеннан сезне ихлас күңелдән тәбрик итәбез, имин тормыш, бәхетле картлык, иң мөһиме – күңел тынычлыгы, тигезлек һәм корычтай сәламәтлек телибез. Киләчәктә дә тормышыбызга ямь өстәп, тигез гомер итегез. 
Сез өч бала үстереп тормыш юлына аяк бастырдыгыз. Алдагы көннәрегездә балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын. Һәрберебезнең, туганнарның шатлык-хәсрәтләрен сыйдырган олы йөрәгегез, җан җылыгыз, сабыр канатыгыз белән ышыклап яшәвегез өчен мең рәхмәт сезгә. 
Бүгенге матур тормышыгыз гомерлек булсын. Озын гомер, күңел көрлеге, җан тынычлыгы, киләчәктә дә саулыкта, муллыкта, тынычлыкта яшәргә насыйп булсын сезгә, кадерлеләребез. 

Тормышыгыз һәрчак балкып торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелегез.
Озын гомер, бәхет-шатлык белән,
Бер кайгысыз үтсен гомерегез.

Иң изге теләкләр белән барлык туганнарыгыз, балаларыгыз, алты оныгыгыз.
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев