Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

«Татарстан» совхозы поселогыннан Гөлфәридә Салихованы туган көне белән гаиләсе котлый!

01 августа 2018, 11:00

946

0

0

«Татарстан» совхозы поселогыннан Гөлфәридә Салихованы туган көне белән гаиләсе котлый!

«Татарстан» совхозы поселогында яшәүче, дөньядагы барлык назны үз күңеленә сыйдырган, җан җылысы белән безне җылытып яшәүче сөекле тормыш иптәшем, әниебез, әбекәебез Гөлфәридә Муллагали кызы Салихованың 1 августта 68 яшьлек гомер бәйрәме.
Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбекәебез, бүген барыбыз өчен дә якты, илаһи зур бәйрәм. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр.
Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакьлеген аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән иман иңдерүче әни. Без сырхаулап ятканда, күкрәгенә кысып, «җан җимешем, балам» дип, чын күңелдән борчылучы әниебез.
Син булмасаң, без оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек яшәр идек, тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде.
Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа. Озын гомер, тән сихәтлеге, саулык, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә без балаларыңа яшәеш чыганагы булып торуын телибез.

Әни бит ул – өйнең яме,
Ә тормышта – олы терәк.
Сәламәт бул, озак яшә,
Син бит, әни, безгә кирәк.

Сине яратып тормыш иптәшең Фәндүс, балаларың Рушания, Раян, киявең Радик, киленең Регина, оныкларың Азамат, Рамазан, Радмир, Рузилә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев